Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районында урып-җыю төгәлләнеп килә

Шулай ук уҗым культураларын чәчү сроклары да оптималь булачак.

Республикада бөртекле культураларны җыю тәмамлану стадиясенә күчә. Бөртеклеләр мәйданының 90 проценттан артыгы җыелган.

Уҗым культураларын чәчү сроклары да бик яхшы. Азык әзерләүгә килгәндә, республиканың башка районнарыннан аермалы буларак, Бөгелмә районы 100 процентка азык белән тәэмин ителгән.

 

- Безнең районда 27 мең гектардан артык бөртеклеләр җыеп алынган, бу 82 процент тәшкил итә. Ашлык - 34 200 тонна, уртача уңыш - гектардан 12.6 центнер.  Урып-җыю кампаниясендә 85 комбайн эшли. 13 мең гектардан артык мәйданда көзге культуралар чәчү өчен туфрак әзерләнде, - дип сөйләде авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Исмәгыйлев.

Район башлыгы Линар Закиров урып-җыюны кыска срокларда тәмамларга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса