Бөгелмә районында урак кампаниясе гөрли: эшләр 61 процентка үтәлгән
Урып-җыюда 81 комбайн эшли.
Бөгелмә муниципаль районында 19 920 гектар мәйданда культуралар җыеп алынган, бу – 61 процент. 63 339 тонна ашлык суктырылды. Уртача уңыш-гектардан 31,9 центнер чыга.
Аграрийлар көзге культуралар чәчүгә керештеләр. Пландагы 9 900 гектарның 3 700 гектарында чәчелгән инде. 7 800 гектарда туфракны көзге эшкәртү үбашкарылган.
Урып-җыю кампаниясе барышында барлыгы 81 комбайн җәлеп ителгән. 9 берәмлек – Ленинград һәм Воронеж өлкәләреннән. Һава шартлары уңай булса, урып-җыю кампаниясен 10 көн эчендә тәмамлау планлаштырыла.
«Синоптиклар алдагы ун көндә аяз һава торышы вәгъдә итә, аннан файдаланырга кирәк. Бүген үк урып-җыюны тизрәк тәмамлау өчен буш комбайннарны җәлеп итү турында килешергә кирәк», - диде авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгына Фәнис Мөхәммәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа