Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган яңа иҗади проект старт алды.

Бөгелмә муниципаль районы «Үзәкләштерелгән район клублары системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Карабаш мәдәният йорты, Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, “Күңелләрдә – халык көе” дигән яңа иҗади проект старт алу турында игълан итә.

Проектның максаты интернет-кулланучыларны татар халык иҗаты, халык музыка уен кораллары һәм талантлы башкаручылар белән таныштыру.

Проект кысаларында Инстаграм һәм ВКонтакте социаль челтәрләреннән файдаланучылар курай, кубыз, баян һәм башка халык уен коралларында уйнау, шулай ук «Наз Instagram» халык фольклор ансамбле һәм кубызчылар ансамбле коллективының мастер-класслары белән таныша алачаклар.

Бүгенге көндәbugulma_club Instagram һәм Клубная система ВКонтакте аша иҗади проект кысаларында 680 кеше караган 15 мастер-класс урнаштырылган инде. Тагын унысы якын арада күрсәтү өчен планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса