Бөгелмә районында тагын янгын
18 кв.м мәйданы уттан зыян күрде.
Янгын сүндерү бүлегенә Ростовка авылы, Нагорная урамында урнашкан шәхси мунчаның януы турында хәбәр килде.
3*6 метр зурлыгындагы 5 бүрәнәле мунча, түбәсе профнастил белән ябылган, газ үткәрелмәгән, электр, АПС белән җиһазландырылмаган. 1962 елда туган ир-атның милке иминиятләштерелмәгән.
Янгын сүндерүчеләрне йорт хуҗасы үзе каршы алды. Ул газ баллоннары, эчтә кешеләр булмавын әйтте. Мунчаны ут тулысынча чорнап алган иде. Күрше корылмаларга куркыныч янамый (мунча 15метр ераклыгында урнашкан)
18 кв.м мәйданы уттан зыян күрде. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.
Янгынның сәбәбе-мич җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү.
Бөгелмә муниципаль районы буенча ОНД һәм ПР башлыгы урынбасары Хребет Ю. Н.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia