Бөгелмә районында соңгы 10 елда егетләр һәм кызлар саны ничек үзгәргән?
2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу күрсәткечләре буенча Бөгелмә муниципаль районында 14 яшьтән 30 яшькә кадәр 27 681 кеше яшәгән. Шуларның 13 929ы – ир-атлар, 13 752се – хатын-кызлар. 1000 егеткә 987 кыз туры килә.
Гомумән алганда, ул вакытта төрле яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 1000 ир-атка 1173 хатын-кыз бар иде. 2020 ел башына Бөгелмә районында 14 яшьтән 30 яшькә кадәр 18 630 кеше яшәгән. Соңгы унъеллыкта Яшьләр саны 9 мең 51 кешегә кимегән. Шул ук вакытта яшь ирләрнең саны 4 мең 507 кешегә, ә хатын – кызлар 4 мең 544 кешегә кимегән. Нәтиҗәдә, 14 яшьтән алып 30 яшькәчә булган 1000 егеткә 2020 ел башында шундый ук яшьтәге 977 хатын-кыз туры килде, ягъни 2010 елга караганда да азрак, хәер, ир-атлар һәм хатын-кызларның гомуми нисбәте үзгәрешсез калган диярлек (1000 ир-атка 1174 хатын-кыз). Бөгелмә муниципаль районы халкының гомуми саны 10 ел эчендә 8 мең 403 кешегә кимегән һәм 2020 елның 1 гыйнварына 103 062 кеше тәшкил иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа