Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районында шәхси йорт янды

Бүген Бөгелмә районы Победа бистәсенең Колхоз урамында шәхси йорт янды

4 гыйнварда 07 сәгать 09 минутта «ТР буенча ФПС 11 отряды» ФГКУның ПСЧ-64 элемтә пунктына ГЛОНАСС+112 системасы буенча Бөгелмә МР, Победа бистәсенең, Колхоз урамы, 3 йорт адресы буенча шәхси йорт яну турында хәбәр килде. Чакыру урынына көч һәм янгын сүндерү чаралары җибәрелде

Янгын объекты: бер катлы 10*6 метрлы агач бүрәнәле торак йорт, түбәсе агач рәшәткә өстеннән шифер белән капланган (чардак бүлмәсе бар). Йорт газлаштырылмаган, электрлаштырылган, электр белән җылытылган. АПС белән җиһазландырылмаган. Милек иминиятләштерелмәгән.

07 сәгать 37 минутта чакыру урынына килеп җиткәндә 60 м2 мәйданда йорт яна иде. Түбәсе ишелеп төште. Янгын бүлекчәсен йортның хуҗабикәсе каршы алды, ул йортта беркем дә юк, дип хәбәр итте. Ишек ачык иде. Утның күрше корылмаларга таралу куркынычы юк иде.

Янгын нәтиҗәсендә 60 кв. м мәйданда йорт тулысынча янып беткән.    

Һәлак булучылар юк.

Янгынның сәбәбе ачыклана.

 

 

Бөгелмә районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе

майоры Дмитрий Федорович Артемьев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса