Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районында җирле халык арасында авыручылар саны кими төште

Хәлне республика инфекциягә каршы штабы һәм санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясе контрольдә тота.

ТР Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, узган атнада Бөгелмә районында ОРВИ белән авыручылар саны 438 очрак тәшкил иткән, шул исәптән балалар арасында 109 очрак яки 24,8%. Эпидемия бусагасыннан 16,8% ка артып киткән.

ОРВИ белән авыручылар саны, узган атна белән чагыштырганда 35%ка кимегән. Грипп очраклары теркәлмәгән.

Хастаханәдән тыш пневмония буенчаузган атнада 48 очрак, бу, узган атна белән чагыштырганда, 21,3% ка кимрәк (61 очрак).

Узган атнада яңа коронавирус йогышының 3 очрагы ачыкланды, бу, узган атна белән чагыштырганда, 2 тапкыр кимрәк.

Авырулар санының торышы Республика йогышлы чирләргә каршы штабы һәм Бөгелмә муниципаль районының санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясе контролендә тора.

Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Гриппка каршы вакцинация дәвам итә. Бүгенге көндә барлыгы 35 264 кеше прививка ясаткан. Прививка алырга теләүчеләр «Бөгелмә район үзәк хастаханәсе»нең поликлиникасының вакцинация ясау өчен мөрәҗәгать итә алалар. Беренче чиратта бу анамнезда хроник авырулары булган өлкән яшьтәге кешеләргә, бакчаларга, мәктәпләргә йөрүче, шулай ук һөнәри «хәтәр төркем»нән булган затларга – медицина хезмәткәрләре, мәгариф хезмәткәрләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренә һ. б. кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса