Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районында этномәдәни маршрут башланды

Старт Кодаш авыл җирлегендә бирелде. Шулай итеп, җирле мәдәният йортында «Нигез йортның онытылмас кичләре» дигән район татар бәйрәме узды.

Кодаш авыл җирлеге мәдәният йортында «Нигез йортның онытылмас кичләре» дип исемләнгән татар бәйрәме узды.

Бөгелмә муниципаль районында туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Бөгелмә районының этнокультура маршруты» иҗади проектын тормышка ашыру башланды.

Старт Кодаш авыл җирлегендә бирелде. Шулай итеп, җирле мәдәният йортында «Нигез йортның онытылмас кичләре» дигән район татар бәйрәме узды. Фойеда Кодаш халык осталарының гамәли иҗат эшләнмәләре, татар милли ашлары күргәзмәсе оештырылган иде.

Бәйрәм кунаклары Гөлүдә Фәттахова, Гаяз Вәлиев умартасы продукциясен татып карадылар, Фәнүс Замановның авторлык эшләнмәләре буенча эшләнгән умарта ояларын күрделәр. Кодашлыларның себерке бәйләү традицияләре белән Илдар Гаязов уртаклашты. Агачтан искиткеч эшләрне агачтан кисү остасы Олмас Сунюков тәкъдим итте, аның күргәзмәсендә кулдан матур итеп эшләнгән өстәлләр, җиһаз предметлары, тартмачыклар   күрергә мөмкин иде. Чын татар токмачын кисү буенча мастер-классны Роза Нигъмәтҗанова тәкъдим итте. Бәйләү осталары Римма Зөбәирова, Зөлфия Мөлекова, Рәмзия Хәсәншина тамашачыларны үз эшләнмәләре белән сөендерделәр. Бөтерелгән кәгазьдән Гөлнара Абдрахманова ясаган үрелгән эшләнмәләр – вазадан, кәрҗиннән, шкатулкалар аеруча кызыксыну уятты. Җеп эрләүдә җитезлеге белән Мәрьям Газизова барысын да таң калдырды. Чиккән гаҗәеп картиналары белән Роза Сафина таныштырды. Милли ризыклар һәм камыр ризыкларын Гөлназ Әхмәтова, Илвира Мөслимова, Роза Нигъмәтҗанова тәкъдим итте.

Үзешчән артистларның театральләштерелгән тамашасы тамашачыларны Кодаш авылының традицияләре һәм мифлары белән таныштырды. Бәйрәмне әзерләүдә һәм үткәрүдә авылда яшәүче Равилә Арсланова зур ярдәм күрсәтте. Ул Кодаш җиренең мифларын торгызу һәм саклау буенча зур эш алып бара.

Алинә Дадабаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса