Бөгелмә районында Covid-19 йогышы белән зарарлану ике яңа очраклары ачыкланды
Әлмәттә коронавирус белән авыруның 2 яңа очрагы теркәлгән.
Татарстанда 83 кеше Covid-19 инфекциясе йоктырган. Чирнең читтән кертелгәннәре – 2, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә – 81.
Яңа ачыкланган очраклардан: 13 пациент хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 70 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр – 3
18 яшьтән 30 яшькәчә – 8
30 яшьтән 50 яшькәчә – 29
50 яшьтән 60 яшькәчә – 13
60 яшьтән 70 яшькәчә – 16
70 яшьтән 80 яшькәчә – 6
80 яшьтән 90 яшькәчә – 8
90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүчеләр юк.
Шәһәр һәм районнар буенча:
1. Казан – 64
2. Яр Чаллы – 3
3. Әлмәт – 2
4. Балтач – 1
5. Бөгелмә – 2
6. Буа районы – 3
7. Яшел Үзән – 3
8. Түбән Кама – 3
9. Питрәч – 1
10. Балык Бистәсе – 1
Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 10 083 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шуларның 8 820 кеше, шул исәптән 77 узган тәүлектә терелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа