Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районында “COVID-19” инфекциясе белән зарарлануның яңа очрагы ачыкланды

Күрше Әлмәт шәһәрдә янәдән зарарлану очрагы ачыкланды.

Бүген Татарстанда барлыгы 34 яңа “COVID-19” очрагы теркәлгән. Яңа ачыкланган очраклардан: 5 пациент хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 29 кеше өйдә дәвалана.
Чирнең читтән кертелгәннәре – 1, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә – 33.

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр – 2

18 яшьтән 30 яшькәчә – 2

30 яшьтән 50 яшькәчә – 7

50 яшьтән 60 яшькәчә –8

60 яшьтән 70 яшькәчә – 8

70 яшьтән 80 яшькәчә – 7

80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүчеләр юк.    

Шәһәр һәм районнар буенча:

Казанда20

Яр Чаллыда – 4

Әлмәттә – 1

Апас районында – 1

Бөгелмә районында – 1

Буа районында – 1

Югары Ослан районында – 4

Биектау районында – 1

Питрәч районында – 1

Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 7618 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шуларның 6421 кеше, шул исәптән 40 узган тәүлектә терелгән.

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булды. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

«12 октябрьгә Татарстанда коронавирустан вафат булуның 90 очрагы теркәлде», – диелә хәбәрдә.

Казанда яшәүче 1946 елгы ир-ат ике яклы пневмония диагнозы белән Республика клиник инфекцион хастаханәсенә китерелгән була. Пациентның хәле хроник авырулар кискенләшү аркасында катлауланган. Үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза ярдәмендә ачыклаганнар.

1945 елгы хатын-кызны ике яклы пневмония диагнозы белән Тукай районы үзәк хастаханәсенә алып килгәннәр. Дәвалау нәтиҗә бирмәгән, Covid-19 вирусы булуны лаборатор тикшеренүләр раслаган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса