Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә районында Бөтенроссия халык санын алуда катнашу өчен контролерлар һәм исәп алучылар штатын төзиләр

Россия төбәкләре 2021 елның апреленә планлаштырылган халык санын алуны уздырырга 80 процентка әзер.

“Төп әзерлек этаплары тәмамланды, исәпкә алучылар командасын формалаштырып, аларны укытуга керешәсе генә калды”, – дип сөйләде “Зур илнең зур мәгълүматлары: Россиядә беренче цифрлы җанисәп һәм төбәкләр үсеше” матбугат конференциясендә Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов.

2016 елда Бөтенроссия халык санын алуның якынча бәясен исәпләү уздырылган, ә ул баштан ук, иске метод буенча узарга – җанисәбен алуның кәгазьләрдә теркәү белән узарга тиеш иде, аның бәясе 65 миллиард сум тәшкил итте. “Әмма процессларны оптимальләштерү, кәгазьдән баш тарту һәм яңа технологияләр кертү нәтиҗәсендә, исәпкә алуны уздыруга чыгымнар ике тапкырдан артыкка кимеде”, – дип ассызыклады Смелов.

Бөгелмә муниципаль районында контролерлар һәм исәп алучылар командасы, резервның 15 процентын да кертеп, 287 кеше тәшкил итәчәк. Шәһәрдә – 151, районда  тагын 37 хисап участогы формалашкан. Стационар участоклар шәһәрдә 25, районда 6. Хәзерге вакытта Бөгелмә шәһәрендә дәүләт статистикасы бүлегендә җанисәпне үткәрү өчен кадрлар формалаштыру бара, анда Бөтенроссия халык санын алуда катнашырга теләүче гражданнар мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, шәһәрнең барлык районнарында җәяү барып җитү өчен уңайлы булган стационар участоклар өчен бүлмәләр сайлап алына. Гадәттәгечә, бу мәгариф учреждениеләре һәм мәдәни-ял итү үзәкләре булачак. Районда авыл җирлекләре башкарма комитетларында биналар да эшли.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, стационар участоклар исәпкә алучылар халыкка Интернет челтәреннән файдаланып исәпкә алу узу тәртибе турында киңәшләр бирәчәк, язмаларны электрон формада тутыруда ярдәм итәчәк, шулай ук өйдән читтә булганнарның яисә моны электрон форматта эшләү мөмкинлеге булмаган кешеләрнең документларын рәсмиләштерәчәк.

Росстатның цифрлы микромәгълүматлар базасы халык санын алу тәмамланганнан соң тиздән ирекле кулланылышта булачак. Һәр кеше үзен кызыксындырган торак пунктлар буенча мәгълүматлар ала алачак. Халык санының беренче күрсәткечләре инде 2021 елның октябрендә биреләчәк, ә төп нәтиҗәләрне 2022 елның уртасында бастырачаклар.

Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы агымдагы елның октябрендә узарга тиеш иде, әмма, гомуми чикләү чаралары белән бәйле рәвештә, хөкүмәт аны 2021 елның апреленә күчерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса