Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә районында балалар Сабантуйлары дәвам итә

Иң күңелле бәйрәм

Сабантуй-ул матур һәм күңелле бәйрәм, ул төрле конкурслар, уеннар һәм массакүләм күңел ачуларсыз узмый. Иске Исаково мәдәният йортында июнь башында балалар Сабантуе үткәрү традициягә әйләнде. Бәйрәм алдыннан оештыручылар балаларны һәм яшьләрне бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар. Күптән кереп калган гадәт буенча, яшь егетләр һәм кызлар милли киемнәрдә авыл урамнары буйлап уздылар. Алар халыкны бәйрәмгә чакырып, Сабантуйда җиңүчеләр өчен бүләкләр җыйдылар.

 Бәйрәм программасы бай һәм кызыклы булды. Балаларны күңелле уеннар һәм бәйгеләр көтә иде. Бигрәк тә аларга ат чабышлары һәм мишеньгә су шарлары белән ата торган «Төз атучы» уены ошады. Балалар рәхәтләнеп капчык киеп йөгерделәр, чүлмәк ваттылар. Сабантуйда катнашучыларның барысына да бүләкләр тапшырылды. «Иң яхшы биюче» бәйгесе бигрәк тә истә калырлык булды. Бу көнне һәркем әлеге матур милли бәйрәм турында онытылмас тәэсирләр алды!

 

 

Автор Ирина Кәлимуллина, Иске Исак авыл мәдәният йорты мөдире

 

Любовь Никишина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса