Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә районында балалар чигү осталыгына һәм туган як тарихын өйрәнделәр

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Подгорный мәктәбе укучылары өчен, Батыр авыл клубы белән берлектә, чигү буенча мастер-класс үткәрелде.

Теләсә кайсы мәдәниятнең һәм милләтнең теле элек-электән сәнгать һөнәрләрендә чагылыш тапкан. Моның ачык мисалы – кул эшләре. Кием-салымда, яулык яки башка тукыма әйберләрендә чигелгән милли бизәк буенча һәрвакыт бу милләт теленең матурлыгын һәм байлыгын тасвирларга һәм бәяләргә мөмкин.

Шулай ук кул эшләренең барышы да әһәмияткә ия. Чөнки нәкъ менә кичке утырмаларда чигү, эрләү яки бәйләм бәйләү вакытында тыныч кына сөйләшеп утырганнар, җырлар җырлаганнар, борынгы гореф-гадәтләрне искә алганнар...

Шулай итеп, әбиләр, яшь кызларны кул эшләренә өйрәтеп, туган телне, аның үзенчәлеген саклап калганнар, гореф-гадәтләргә һәм милли мәдәнияткә тугрылык тәрбияләгәннәр.

Мастер-класс барышында балалар, әниләре яки әбиләре белән кул эшләре белән шөгыльләнгәндә, кайчакларда үзләренең дә яраткан җырларын җырлауларын, әти-әниләренең яшьлеге турында хикәяләрне тыңлауларын, үткәннәр белән кызыксынуларын әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса