Бөгелмә районында автомобиль белән гараж янды
Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Кичә, 22 мартта, 13 сәгать 13 минутта, ПСЧНЫҢ 64 өлеше элемтә пунктына Бөгелмә МР, Карабаш пгт, Совет урамында шәхси йорт подвалы януы турында хәбәр килде. Бу хакта Бөгелмә муниципаль районы буенча ОНД өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры И.И. Шәйгарданов сөйләде.
Янгын объекты булып 1993 елда чыгарылган ВАЗ 210693 автомобиле булган гараж тора. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Янгынның сәбәбе-электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү. Коткарылган милек һәм матди зыян суммасы билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа