Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә районында алты кеше зыян күргән

Бөгелмә районында юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше зыян күргән, шуларның өчесе – балалар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

11 август көнне кич “М5” юлында Ключевка авылы янында “Шкода” һәм “Форд Фокус” кара-каршы бәрелешкән. Бәрелешкән машиналарда барлыгы сигез кеше булган, шуларның алтысы төрле җәрәхәтләр алган. Зыян күрүчеләрне Бөгелмә үзәк хастаханәсенә озатканнар. Һәлакәт сәбәпләре ачыклана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса