Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районына "Спутник М" вакцинасының 100 дозасы кайтты

Узган атнада Татарстанда яшүсмерләргә коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник М» вакцинасы ясала башлады.

Бөгелмә муниципаль районына 100 данә вакцина кайтты. Белем бирү учреждениеләрендә укучыларның ата-аналарыннан коронавирустан вакциналаштыруга ризалык җыя башладылар. Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Бөгелмә РҮХнең баш табибы урынбасары Равил Шаһиев хәбәр итте.

12-15 яшьлек балаларны вакцинацияләү әти-әниләрнең язма рөхсәте белән генә үткәреләчәк. 15 яшьтән өлкәнрәкләр анкетаны үзләре тутыра ала. Прививка ясатыр алдыннан баланы педиатр карарга, температура, кан басымын үлчәтергә һәм хәл турында сорауларга җавап бирергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса