Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районының алдынгы игенчеләре

Бөгелмә районында игенчеләрне хөрмәтләү юнәлешендә 2005 елда старт бирелгән матур традицияне дәвам иттерәләр. Җирле хакимият җитәкчеләре ел саен, чәчү чорында һәм урып-җыюда тырышлык күрсәткән хезмәт алдынгыларын тәбрикли. Быел әлеге күркәм эшне "Подгорный" хуҗалыгыннан башлап җибәрделәр. Биредә алдынгы игенче белән шоферны котладылар. Аларга вымпелларны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры, "Единая...

Бөгелмә районында игенчеләрне хөрмәтләү юнәлешендә 2005 елда старт бирелгән матур традицияне дәвам иттерәләр. Җирле хакимият җитәкчеләре ел саен, чәчү чорында һәм урып-җыюда тырышлык күрсәткән хезмәт алдынгыларын тәбрикли. Быел әлеге күркәм эшне "Подгорный" хуҗалыгыннан башлап җибәрделәр. Биредә алдынгы игенче белән шоферны котладылар. Аларга вымпелларны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры, "Единая Россия" партиясе җитәкчесе Линар Закиров тапшырды.

Иң беренче итеп, вымпелны комбайнчы Олег Малыхин алды. Ул уракка төшүнең беренче атнасында ук инде 301 тонна бөртекле культура суктырырга өлгергән.

Олег Малыхин 30 ел комбайн руле артында, "Подгорный" хуҗалыгы кырларында эшли.

-- Мин комбайн өчен туган кеше инде, бабаем да заманында алдынгы игенче иде. Шуңа күрә кечкенәдән үк комбайн рулен тотып үскән кеше мин, -- ди ул үзе турында. Алдынгы игенченең штурманы да бар. Бу -- Люся кушаматлы эт. Ул хуҗасы белән көн дә комбайнда утырып йөреп, ашлык суктыра икән.

-- 10 ел шулай бергә эшлибез инде. Гаилә әгъзасына әверелеп беткән Люсябыз уракка төшүгә, минем тугры дустыма әверелә. Өйдә эш киемен кигәнемне көтеп кенә тора, болай якын да килми, -- ди Олег Малыхин.

Игенчеләр уңайлы һава шартлары торган һәр көннең кадерен белеп эшли. Биредә булган уңышны амбарга салып куярга ашыгалар. Кыр белән ындыр табагы арасында бертуктаусыз "КамАЗ"лар йөреп тора. Аларның берсендә районның алдынгы шоферы Альберт Татыев эшли булып чыкты.

-- Көненә 8 рейс ясыйбыз. Көннәр яхшы торганда, эшләргә кирәк. Быел уңыш әйбәт булырга охшаган, -- ди ул.

Андрей, вымпелын кулга алуга, аны "КамАЗ" машинасы тәрәзәсенә беркетте дә, озак көттермичә: " Эшләгән кешенең генә ашы була", -- дип, машинасына кереп утырды.

Бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль район кырларында чәчелгән игеннең 15 проценты инде җыеп алынган.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса