Бөгелмә районында Халыкара Гаилә көнен билгеләп үттеләр
Борынгылардан килгән бер әйтем бар: "Тирә-юнем яу булсын, өем эче сау булсын", - дигәннәр алар, гаиләнең нык булырга һәм анда иминлек, тынычлык хакимлек итәргә тиешлегенә ишарә итеп. 15 май - Халыкара гаилә көне алдыннан Зелёная Роща мәдәният йортында Красновлар гаиләсе: әниләре Софья Павловна, әтиләре Олег Владимирович һәм алалрның 14 баласы...
Борынгылардан килгән бер әйтем бар: "Тирә-юнем яу булсын, өем эче сау булсын", - дигәннәр алар, гаиләнең нык булырга һәм анда иминлек, тынычлык хакимлек итәргә тиешлегенә ишарә итеп.
15 май - Халыкара гаилә көне алдыннан Зелёная Роща мәдәният йортында Красновлар гаиләсе: әниләре Софья Павловна, әтиләре Олег Владимирович һәм алалрның 14 баласы белән очрашу узды.
Авылыбызның талантлы балалары кунаклар хөрмәтенә җырлар, биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Кунаклар үзләре дә төшеп калганнардан түгел икән: кашыклар белән искиткеч көйләр башкардлылар, алып баручының сорауларына кызыклы һәм тапкыр җаваплар бирделәр.
Очрашу "Курчак йорты" түгәрәге җитәкчесе О. Миронованың кызыклы мастер-классы белән төгәлләнде.
Кызыклы очрашуны мәдәният йорты мөдире О. Бородина, китапханәче И. Ишкова оештырганнар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа