Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районында федераль трасса ябыла

Чикләүләр 16 майдан кертелеп, 1 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Бөгелмә районында федераль әһәмияткә ия Р-239 Казан - Оренбург - Акбулак автомобиль юлының Казахстан Республикасы белән чиктәш өлеше (301-309 чакрымнар) транспорт чаралары хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Вакытлы уңайсызлык планлаштырылган капиталь төзекләндерү эшләре башкарылу сәбәпле кертелә, дип ачыклык кертә ТР Транспорт һәм...

 

Чикләүләр 16 майдан кертелеп, 1 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.

Бөгелмә районында федераль әһәмияткә ия Р-239 Казан - Оренбург - Акбулак автомобиль юлының Казахстан Республикасы белән чиктәш өлеше (301-309 чакрымнар) транспорт чаралары хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Вакытлы уңайсызлык планлаштырылган капиталь төзекләндерү эшләре башкарылу сәбәпле кертелә, дип ачыклык кертә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.


Урап узу өчен түбәндәге маршрут тәкъдим ителә: "Солдат Писмәнкәсе - Иске Сумароково" (0 - 8+200 чакрымнар), аннан соң "Бөгелмә - Аэропорт" автомобиль юлы буенча (0 - 4+670 чакрымнар), аннары "Бөгелмә - Березовка" һәм "Бөгелмә - Аэропорт" автомобиль юлларыннан "Бөгелмә - Азнакай" автомобиль юлына кадәр (2+500 чакрым).

Тиешле билгеләре куелган урау юл схемасы ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса