Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районында бәйрәмнәр күңелле уза

Гомернең уза барганын тормыш мәшәкатьләре аша сизмисең дә, ә менә балаларга күз салып бераз уйланганда "Эх!" диеп куясың. Аллага шөкер, сабыйлар туа тора, әти-әниләрне, әби-бабайларны шатландыра тора. Быел кызым Лилия дә беренче сыйныфка аяк басты. Матур итеп киендереп, зур ак бантлар белән бергә зур хыяллар, зур өметләр дә тагып, белем...

Гомернең уза барганын тормыш мәшәкатьләре аша сизмисең дә, ә менә балаларга күз салып бераз уйланганда "Эх!" диеп куясың. Аллага шөкер, сабыйлар туа тора, әти-әниләрне, әби-бабайларны шатландыра тора. Быел кызым Лилия дә беренче сыйныфка аяк басты. Матур итеп киендереп, зур ак бантлар белән бергә зур хыяллар, зур өметләр дә тагып, белем юлына чыктык.

Безнең Татар Димскәе авылында 1 сентябрь - Белем бәйрәме ел да күңелле уза. Ә быелгысы исә тагын да үзгә. Бу кызыбызның укырга керүеннән генә түгел. Авылыбыз җитәкчелеге, район депутатлары бәйрәмгә зур бүләкләр, матур теләкләр белән килгән иде. Игорь Ишков шулкадәр матур портфельләр, Марат Заһиров уку кирәк-яраклары, авыл җирлеге башлыгы Ришат Галләмов канцтоварлар тапшырдылар. Мәгариф идарәсеннән килгән бүләк тартмалары да, Президентыбыздан җибәрелгән яхшы китап та укучыларга белем дөньясында бик файдалы булыр. Авылыбызның имамы Янбаш хәзрәт Татар Димскәендә уздырылган бер бәйрәмнән дә калмый. Ул үзенең үгет-нәсыйхәте белән балаларыбызга, укытучыларга уңышлар, җан һәм тән сәламәтлеге теләде. Һәм үзенең махсус рецепты белән әзерләнгән бик тәмле пылау белән сыйлады.

Беренче сыйныфка кергән укучылар - барлыгы алты бала очкындай янып торган якты күзләре белән сыйныф җитәкчесеЛандыш апалары Фәйзуллинага карап, һәр әйткән сүзен сеңдереп утырдылар. Балаларыбыз исән-имин укысыннар, белемнәре әлеге бүләкләрдән дә күп булсын иде, авылыбыз шушындый күмәк бәйрәмнәр белән гөрләп торсын иде диеп телисе килә.

Резедә НӘГЫЙМОВА, Татар Димскәе авылы.

Рәмилә ХАММАТОВА фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса