Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районы территориаль сайлау комиссиясе белдерүе

Сәяси партияләр, иҗтимагый оешмалар, сайлаучылар игътибарына Татарстан Республикасы Бөгелмә районы территориаль сайлау комиссиясе 3 нче бермандатлы сайлау округы буенча - Восточный авыл җирлеге Советына һәм 3 нче, 7 нче бермандатлы сайлау округлары буенча Зур Фёдоровка авыл җирлеге Советына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар билгеләнүен хәбәр итә. Тавыш бирү көне -...

Сәяси партияләр, иҗтимагый оешмалар, сайлаучылар игътибарына

Татарстан Республикасы Бөгелмә районы территориаль сайлау комиссиясе 3 нче бермандатлы сайлау округы буенча - Восточный авыл җирлеге Советына һәм 3 нче, 7 нче бермандатлы сайлау округлары буенча Зур Фёдоровка авыл җирлеге Советына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар билгеләнүен хәбәр итә.

Тавыш бирү көне - 2017 елның 10 сентябре.

Кандидатлалрның үз-үзен тәкъдим итүе һәм бермандатлы сайлау округларының сайлаучылар берләшмәләре тарафыннан кандидатлар тәкъдим итү сайлаулар билгеләү турындагы карар рәсми төстә басылып чыкканның икенче көнендә башлана.

Татарстан Республикасы Бөгелмә районы территориаль сайлау комиссиясе 3 нче бермандатлы сайлау округы буенча - Восточный авыл җирлеге Советына һәм 3 нче, 7 нче бермандатлы сайлау округлары буенча Зур Фёдоровка авыл җирлеге Советына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар билгеләү турындагы карарлар Татарстан Республикасы Бөгелмә районы территориаль сайлау комиссиясенең "Интернет" мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрендәге рәсми сайтында урнаштырылган.

Кандидатлар тәкъдим итү өчен кирәкле документлар түбәндәге адреста ТР Бөгелмә районы территориаль сайлау комиссиясендә кабул ителә: Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамы, 7 нче йорт, 106 нчы бүлмә. Телефоннар: 8 (85594) 4-66-74, 4-30-99, 4-19-40.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса