Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә районы Зеленая роща авылында футбол ярышлары булып узды

Ярышта авыл яшьләре – студентлар һәм эшләүчеләр командалары катнашты.

9 май – Бөек Җиңү бәйрәме көнендә Зелёная Роща авыл җирлеге территориясендә Зелёная Роща Кубогына традицион футбол ярышлары узды. Анда авыл яшьләре – студентлар һәм эшләүчеләр командалары катнашты.

Ярышларны ачып җибәргәндә, сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, авыл җирлеге башлыгы Денис Хикмәтов спортчыларга бу уеннарда һәм киләчәк тормышларында да уңышлар теләде.

Уен бик тә кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Футбол уйнаучы яшьләр дә, аларны тамаша кылучы күп санлы җанатарлар да беренче минутлардан соңгы мизгелгә кадәр киеренкелек кичерделәр. Тәҗрибә җиңде: авыл яшьләре укучы-студентлар командасын 3:2 исәбе белән отты.

Әмма бу көнне җиңүчеләр дә, оттырганнар да бердәй шат күңелле иде. Футбол бит ул – үзе бәйрәм, ә футбол уйнау – җан рәхәте!

Ольга БОРОДИНА,

авыл мәдәният йорты мөдире.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса