Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә районы студентлар хезмәт отрядлары штабы комиссары Юлия Варенова Казанда слетта булып кайтты

23-25 октябрьдә республикабыз башкаласында Идел буе федераль округы студент отрядларының Х слеты узды.

Бу традицион чарада өченче хезмәт семестры вакытындагы студентлар отрядлары эшчәнлегенә йомгак ясала, иң яхшыларны бүләклиләр һәм үсешнең өстенлекле юнәлешләрен билгелиләр.

Соңгы биш елда Идел буе федераль округында 86 меңнән артык кеше студентлар отряды мәктәбен узган, хезмәт тәрбиясе һәм әлеге эшнең беренче күнекмәләрен алган. Юбилей слетында заманча хәрәкәтнең иң яхшы 400 вәкиле һәм округның 14 төбәгеннән студентлар отрядлары ветераннары җыелды. Катнашучыларның берсе бөгелмәле Юлия Варенова сөйли:

–  Слетны ачу тантанасы төнге Казан буйлап экскурсиягә күчте. Икенче көн белем бирү көне булды. Эш этикеты, чаралар оештыру кагыйдәләре һәм стрессларга каршы тору темаларына лекцияләр минем өчен аеруча кызыклы һәм файдалы булды. Штаб комиссары вазифасында мин күптән түгел генә әле, ничек дөрес итеп чаралар үткәрергә, барлык хәтәр мизгелләрне һәм нечкәлекләрне исәпкә алырга, командада эшләргә, лаеклы җитәкче һәм лидер булырга кирәклегемне белү файдалы мәгүлүмат булды.

Слетның ябылу тантанасында Идел буе федераль округы делегацияләренең барысы да студентлар отрядлары җырларын күмәкләп башкардылар. Слет дискотека белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса