Бөгелмә районы полиция хезмәткәрләре Төньяк Кавказга командировкага китте.
Яңалыклар

Бөгелмә районы полиция хезмәткәрләре Төньяк Кавказга командировкага китте.

Алар өйләренә 6 айдан соң гына кайтачаклар.

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегенең дүрт хезмәткәре Төньяк Кавказга командировкага китте. Мондый командировкаларны 1990 елдан бирле алтышар айга оештыралар.

Юлга кузгалыр алдыннан шәхси составны сафта карау булды. Полиция хезмәткәрләренең тышкы кыяфәтен, аларның форма киемнәрен, коралларын һәм кирәк-яракларын тикшерделәр. Бүлек җитәкчеләре вакытлыча дислокация территориясендә шәхси куркынычсызлык чаралары турында инструктаж үткәрделәр, шулай ук аларга оператив хәл турында мәгълүмат җиткерделәр. Сәфәр чыгучыларга уңышлар һәм исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр.