Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә районы мәктәпләрендә беренче кыңгырау чыңлады

Бөгелмә районы мәктәпләрендә беренче кыңгырау чыңлады. 2018/2019 уку елының гомуми белем бирү мәктәпләрендә 11411 кеше белем алачак, шуларның 1306сы беренче сыйныфлар.

2нче лицейда үткән тантаналы линейкада укучыларны һәм укытучыларны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров котлады.

"Бөгелмәнең белем бирү системасы берничә ел инде Татарстанда иң яхшылардан игълан ителә. Безнең район елдан-ел Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча лидерлыкны яулый. Без яңа, соңгы техника белән җиһазландырылган уку йортлары ачабыз, матди-техник базаны камилләштерәбез, үзебезнең һәм чит ил тәҗрибәсен актив кулланабыз. Болар барысы да киләчәктә белем бирү сыйфатын үстерүгә юнәлтелгән. Әлеге истәлекле көнне барлык укытучыларга, тәрбиячеләргә, профессор-укытучы корпусы вәкилләренә яңа иҗади уңышлар, укучыларга укуларында, иҗатта һәм спортта уңышлар телим" - диде җитәкче.

http://bugulma.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
ERID:2VtzqvsMggf