Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районы мәдәният йортында Советлар Союзы Герое исемен искә алдылар

Экскурсиядән соң балалар Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин бюстына чәчәкләр салдылар.

Сугышлы авыл клубында - Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин музей-йортында Иске Исаково башлангыч мәктәбе укучылары өчен «Синең батырлыгың үлемсез» дип исемләнгән тематик экскурсия үткәрелде.

Чара барышында балалар экскурсоводның якташыбызның үлемсез батырлыгы турында сөйләвен ишеттеләр. Газинур Гафиятуллин абыйсының оныкчыгы Айгөл Сәлимҗанова сыйныфташлары өчен «Каенкай-обелиск» шигырен укыды, ә Иске Исаково авылы мәдәният йорты мөдире И.М. Калимуллина Бөек Ватан сугышы елларында туганнары язган фронт хатларын күрсәтте.

Экскурсиядән соң балалар Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин бюстына чәчәкләр салдылар.

Зөлфирә Идиятуллина
Ирина Кәлимуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса