Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә шәһәре һәм районының имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновның Ураза Гаете белән котлавы

Бисмилләһир-рахманиир-рахиим!

Галәмнәрнең хуҗасы булган Аллаһыбызга – мактауларыбыз, пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) – салаватларыбыз, аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның эзеннән бару насыйп булган барча тугрылыклы мөселманнарга изге догаларыбыз ирешеп торса иде.

Хөрмәтле мөселман кардәшләрем: мөслим-мөслимәләр, мөэмин-мөэминәләр! Һәммәгезне дә бөек бәйрәмебез – “Гаед әл-Фитр” – Ураза бәйрәме белән ихлас котлыйм! Бу көн Рамазанның – Коръән аеның, ураза тоту, игелек  кылу, шәфкатьлелек һәм юмартлык күрсәтү, бер-береңне кичерү аеның төгәлләнүен аңлата.

Изге айны озатканда без һәрчак каршылыклы хисләр кичерәбез: бер яклап – һәр мөселман кешесе өчен кадерле һәм бу айдагы үзенчәлекле күңел хисләрен аңлатып бирү дә кыен булган рәхәт айның узып китүе беркадәр моңсулык тудыра, ә икенче яклап – Аллаһыбыз Сөбханә вә Тәгаләнең бу айдагы изге көннәрне һәм төннәрне гыйбадәттә үткәрергә, шуның ләззәтен татырга мөмкинлек бирүенә сөенү хисе. Узып киткән 30 көн һәм төн  дәвамында без динебезнең биш бөек баганасының берсен үти алдык: көндезләрен, ашау-эчүдән тыелып тору бәрабәренә, рухыбызны ныгыту, юмартлыгыбызны арттыру өчен ураза тоттык, Коръән һәм төннәрен тәравих намазлары укыдык.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләгәндә: “Ураза тотучының ике шатлыгы бар, берсе – авыз ачканда, икенчесе Раббысы каршына басканда”, – ди. Мин дә Аллаһы Тәгаләдән Аның белән очрашу шатлыгын татырга насыйп итүен сорыйм.

Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә безгә, иң яхшы кешелеклелек сыйфатларын күрсәтергә, күп игелекле эшләр эшләргә насыйп итте. Һәр бирмеш көнне без игелекле гамәлләр өчен генә кулланырга омтылдык, ураза тоттык, изге Коръәнебезне өйрәндек, укыдык. Аллаһы Тәгалә разый булырлык эшләр башкаруыбызга сөенеп, авыруларга һәм мохтаҗларга ярдәм иттек. Үз-үзебезне камилләштерергә омтылып, үзебездә тәкъвалык, шәфкатьлелек, кеше хәленә керә белү кебек сыйфатлар тәрбияләргә тырыштык.

Ураза тотучыларны һәм мохтаҗларны ашату өчен вакытын да, акчасын да кызганмыйча, дин тотучыларга яхшы мөнәсәбәтләрен күрсәткән кешеләргә аерым рәхмәтемне җиткерәм. Аллаһы Тәгалә аларга әҗер-савапларын арттырып бирсен!

Тоткан уразларыбызны, намазларыбызны, игелекле гамәлләребезне Раббыбыз кабул кылсын. Мин Аллаһы Тәгаләдән һәммәбезгә дә динебезнең ләззәтен, Аның ризалыгы өчен кылган гыйбадәтләребезнең рәхәтен татырга насыйп итүен сорыйм. Һәр йортка, һәр гаиләгә иминлек, тынычлык, мәхәббәт һәм бәхет, сәламәтлек һәм ике дөнья рәхәтен насыйп итсен иде.

Бу якты Ураза бәйрәмендә һәрбарчагызга тынычлык, иминлек, Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатен телим!

 

Бөгелмә районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса