Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районы китапханәсе муниципалитетлар арасында конкурс сайлап алуында җиңүче булды

Бөгелмә районының Зеленая Роща авылында китапханә 1930 елда ачыла.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы «Җирлекара үзәк китапханә» муниципаль бюджет учреждениесенең 23 нче филиалы Зеленая Роща авыл китапханәсе «2014-2025 елларга Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү»дәүләт программасы кысаларында 2021 елда Татарстан Республикасы муниципаль районнарында модель китапханәләр булдыру буенча конкурс сайлап алуында җиңүче булды. Конкурста җиңүчеләргә компьютер, мультимедиа, техник җиһазлар, мебель һәм заманча әдәбият комплектын 2,5 млн. сумга китерү каралган.

Бөгелмә районының Зеленая Роща авылында китапханә 1930 елда ачыла. Бүген Зеленая Роща китапханәсе авыл мәдәният йорты бинасында урнашкан. Күп еллар бу учреждениедә китапханәче булып Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ирина Владимировна Ишкова эшли.

Зеленая Роща китапханәсе Елена һәм Геннадий Тимченко хәйрия фондының «Кече шәһәрләрнең һәм авылларның мәдәни мозаикасы» Бөтенроссия проектлары конкурсында «Культпоход» номинациясендә, «ЛУКОЙЛ» ГАҖнең социаль һәм мәдәни проектлары VI конкурсында, «Авыл һәм балалар», «иҗади эзләнү» республика конкурсларында җиңүче булды, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең муниципаль мәдәният учреждениеләренең иҗади проектларына ярдәм итү буенча грантын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса