Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районы фермеры Азия һәм Америка суларында яши торган яңа ана веслонослар сатып алды

Иске Исаково авылындагы сулык карплар, веслонослар һәм толстолобиклар торагына әверелде. Быел җәй Бөгелмә эшкуары Эдуард Әхмәтсафин сулыкка 7 тонна балык маймычлары җибәргән.

Быел КФХ башлыгы Әхмәтсафин Эдуард Рәфис улы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән гаилә фермасын үстерүгә 3 млн. 696 мең сум күләмендә грант алды, бу акчалар товар балыклары үрчетү өчен тотылачак, ул елга кимендә 28 тонна балык үрчетү бурычын куйган. Грант акчасына техника, 5 тонна карп маймычы, бер тонна веслонос һәм толстолобик маймычлары сатып алган.

Шушы көннәрдә фермер тагын 400 кг ана веслонос балыклары алган. Мәрсин балыкларының бу төренең үзенчәлеге шунда – аларның өлгереп җиткәннәренең озынлыгы – ике метрга, ә авырлыгы 70-80 килограммга җитәргә мөмкин. Веслонос Азия һәм Американың төче сулыкарында яши һәм яшәү шартларына карата бик нәзберек түгел. Эдуард Әхмәтсафин үрчетә торган бу балыкның авырлыгы 6-7 кг тәшкил итә, аларның борыны бик озын, ул гомуми гәүдә озынлыгының өчтән бер өлешен алып тора, аларның гәүдә өслегендә тәңкәләр юк диярлек. Бу балыклар фитопланктон һәм зоопланктон белән тукланалар.

«Балыклар тынчыкмасыннар һәм көчле стресс кичермәсеннәр өчен, аларны, барлык кирәкле шартларны үтәп, махсус автомобильдә алып кайттык. Веслонослар безнең өчен комммерция ягыннан кызыклы, аның ите һәм уылдыгы тәмле һәм туклыклы, аларда туклыклы элементлар күп», – ди Эдуард Әхмәтсафин.

Бүгенге көндә фермер 24 тонна балык саткан инде, 7 млн. сумга якын табыш кергән. Киләчәктә Бөгелмә эшкуары уылдык чыгару һәм эшкәртү буенча инкубация үзәге оештыруны планлаштыра.

Ничек кенә булмасын – тоташ файда: районда балыкчылык та үсә, бөгелмәлеләр дә яңа төрле балык ашыйлар, кармак белән ял итү урыны да бар. Товар балыгы алудан тыш, сулыкны балыклы итү буаның экосистемасын яхшырта.

Чыганак: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса