Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге каршындагы иҗтимагый совет «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә кушылды

Совет әгъзалары, «Юность» спорт комплексы вәкилләре һәм шәһәр иреклеләре белән бергә, шәһәр балалар хастаханәсендә булып киттеләр, анда балаларны якынлашып килүче Белем көне белән котладылар.

  Иҗтимагый совет рәисе Рөстәм Шәфигуллин балаларны якынлашып килүче яңа уку елы белән котлады, аларга белемгә омтылырга, үз-үзләренә ышанырга, авырлыклардан курыкмаска һәм әти-әниләре горурланырлык булсын өчен тырышырга, көндәлекләрендә яхшы билгеләр белән генә  сөендерүләрен теләде.

Булачак беренче сыйныф укучылары өчен ул көнне чын бәйрәм: җырлар, шигырьләр, конкурслар оештырылды. Балаларга барлык кирәк-яраклар белән мәктәп җыелмалары бүләк иттеләр.   

Балалар, үз чиратында, акцияне оештыручыларга бүләкләр өчен рәхмәт белдерделәр, куркынычсызлык чараларын үтәргә һәм яхшы укырга вәгъдә иттеләр, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча  матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса