Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районы Батыр авыл клубында “Чәчәкләр кайда үсә?” дип исемләнгән чара узды

Чара барышында мультимедиа җиһазларын кулланып, балаларга чәчәк дөньясының уникаль матурлыгын һәм чиксез күптөрлелеген күрсәттеләр

Балалар бик күп яңа һәм кызыклы табигать күренешләре, бу матур һәм Кызыл китапка кертелгән чәчәкләр белән таныштылар. Чарада катнашучыларга кыр һәм бакча чәчәкләренә сакчыл караш кирәклеге турында сөйләделәр.

        Кызлар һәм малайлар викторина сорауларына, табышмакларга бердәм җавап бирделәр. Ә интеллектуаль биремнәр арасында “Тузганак” физминутында катнаштылар.

         Бу чаралар балаларда экологик культура формалаштыруга ярдәм итә, аларның күзаллауларын киңәйтә, гүзәллек хисләре тәрбияли, туган як табигатен өйрәнүгә кызыксыну уята.

 

 

Эльвира НУРГАЛИЕВА,

Үзәкләштерелгән район клуб системасы методисты

 Н. Галләмова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса