Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районы башлыгы табиб-педиатрларны бәйрәм белән котлады

“Табиб һөнәре – батырлык, ул фидакарьлек, күңел чисталыгын һәм уй-фикерләрнең чисталыгын таләп итә”, – диде А. П. Чехов.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров табиб-педиатрларны бәйрәм белән котлады:

20 ноябрьдә ике мөһим бәйрәм – Халыкара педиатр көне һәм Халыкара бала хокукларын яклау көне билгеләп үтелә.

Балалар табибы һөнәре – иң җаваплы һөнәрләрнең берсе. Бала белән нәрсәдер булганын күрсәк, иң беренче кемгә мөрәҗәгать итәбез? Әйе-әйе, нәкъ менә педиатрга.

Бөгелмәдә, 2014 елдан башлап, балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге белән Дмитрий Александрович Вдовин җитәкчелек итә. Бу яшь, батыр, харизмлы табиб зур һәм мәрхәмәтле йөрәккә ия. Һәркемгә ачык йөзле, аны табиблык сәләте, профессиональлеге, кешелеклелеге һәм игътибарлы булуы өчен яраталар.

Минем барлык табиб-педиатрларга сабырлыклары һәм һөнәри осталыклары, көндәлек кайгыртулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Балаларыбызның сәламәтлеген саклап, сез һәр көнне сакта торасыз! Сезгә нык сәламәтлек һәм бетмәс-төкәнмәс рухи көч-куәт телим!.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса