Бөгелмә районы башлыгы Раштуа бәйрәме белән котлый
Бәйрәм белән!
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров Раштуа бәйрәме белән тәбрик итте.
Мин чын күңелдән барлык православие динендәгеләрне Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
Раштуа бәйрәме - ул Бөек иман һәм мәхәббәт, мәрхәмәтлек һәм тынычлык бәйрәме. Үзенә бертөрле рухи сөенеч һәм якыныңны кайгырту чоры. Бу көн сезнең йөрәкләрегезне җылылык, ышаныч һәм шатлык белән тулыландырсын. Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, яңа рухи казанышлар, барлык изге башлангычларыгызда уңышлар, тынычлык һәм иминлек телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа