Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районы башлыгы киңәйтелгән киңәшмәдә 2020 елга йомгак ясады

Киңәшмә барышында узып баручы елның иң мөһим вакыйгалары билгеләнде һәм лаеклы бүләкләр тапшырылды.

Бөгелмә мэриясендә 2020 ел нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе узды. Аны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров алып барды.

«Бу ел бик катлаулы шартларда безнең команданың, безнең кешеләрнең, предприятиеләребезнең ныклыгын тикшерү булды. Мин аны лаеклы узуыбыз белән горурланам һәм барысына да рәхмәт белдерәм!», дип билгеләп үтте Линар Закиров, киңәшмәне ачып.

Ул ел йомгаклары буенча шәһәр һәм районның социаль-икътисади хәле фаразланган күрсәткечләрен атады.

Бәяләүләр буенча, 2020 елның 12 аенда продукция, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрнең тулаем күләме чагыштырма бәяләрдә 66,5 млрд. сум тәшкил итәчәк, бу 2019 ел дәрәҗәсенә карата 101 процент.

Сәнәгать җитештерүе индексы 2019 ел белән чагыштырганда 96,5 % тәшкил иткән. Үзләре җитештергән товарлар, үз көчләре белән башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме 13,7 млрд. сум тәшкил итте 2019 ел белән чагыштырганда 99,8%.

Бөгелмә муниципаль районының эре һәм урта предприятиеләре буенча 2020 елның 12 аенда төп капиталга инвестицияләрнең гомуми күләме 8,2 млрд. сум тәшкил итәчәк, бу 2019 елның 12 ае күрсәткеченә карата 103 процент тәшкил итә.

Киңәшмә барышында узып баручы елның иң мөһим вакыйгалары билгеләнде һәм лаеклы бүләкләр тапшырылды.

«Киләсе ел Россиядә фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде. Татарстанда 2021 ел туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу халыкара мөнәсәбәтләрне үстерү өчен яңа җирлек булдырачак. Татарстанда халыкларның тату яшәве - безнең мөһим казанышларыбызның берсе. Елга йомгак ясап, эш өчен барысына да рәхмәт әйтәсе килә, куелган барлык бурычлар да үтәлгән. Катлаулы шартларда күрсәткән сабырлыклары өчен шәһәр халкына рәхмәт. Якынлашып килүче Яңа ел белән!» дип нәтиҗә ясады район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса