Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районы башлыгы Карабаш мәктәбендә туклану сыйфатын тикшерде

Төшке аш залы 250 урынга исәпләнгән.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров 2 нче Карабаш мәктәбендә туклану сыйфатын тикшерде һәм белем бирү учреждениесенең ремонтланган азык-төлек блогы эше белән танышты.

2021 елда республика программасы кысаларында, азык-төлек блогына капиталь ремонт ясалган, технологик җиһазларны алыштырганнар. Төшке аш залы 250 урынга исәпләнгән.

Бүген мәктәпнең 440 укучысы 100 процентка кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Туклану режимы СанПин нормалары, шулай ук ризыкның санлы составы, аларның энергетик һәм азык-төлек кыйммәте күрсәтелгән унике көнлек меню нигезендә билгеләнә.

Район башлыгына ашамлыклар исемнәрен күрсәттеләр. Ай саен мәктәпнең ата-аналар комитеты әгъзалары туклануны оештыруны контрольдә тота. Тикшерү нәтиҗәләре туклануны оештыру буенча теләкләр язылган актларда чагыла.

Эш сәфәре барышында Линар Закиров капиталь ремонт үткәрү мөмкинлеген карау һәм табу өчен «Нефтьче» спорт-сәламәтләндерү комплексында булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса