Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә районы башкарма комитеты җылылык өчен исәп-хисап тәртибен аңлата

Бөгелмә муниципаль районында җылылык бирү сезоны рәсми рәвештә 16 сентябрьдә башланды, әмма җылы барысына да шунда ук килмәде, тоташтыру акрынлап барды. Шуңа күрә шәһәр халкы социаль челтәрләрдә түләүләр буенча резонанслы сораулар бирә башлады.

Җылылык өчен исәп-хисап турында Бөгелмә башкарма комитеты аңлата.

- Торак йортларның төп өлеше җылылык өчен факт буенча түли. Ягъни, конкрет йортны җылыту өчен күпме җылылык энергиясе кирәк булса, халык, шуның өчен түләячәк тә. Мондый йортларда исәпләү приборлары урнаштырылган, алар ресурс куллануны терки. Гомумйорт исәпкә алу приборы куелган йортларда яшәүчеләр сентябрьнең өйгә җылы бирелгән көннәре өчен генә түлиячәкләр. Бөгелмә муниципаль районында андый йортлар 372.

- Бөгелмә торак йортларының гомуми саныннан 30 проценттан аз гына артыграгы җылылык өчен норматив буенча түлиләр. Димәк, түләү җылылык сезоны айларында ресурсны фактта кулланган өчен түгел, ә 8 ай дәвамында тигез өлеш белән башкарыла. Мондый йортлар өчен ягып җылыту сезоны башлану датасы квитанциядәге суммага берничек тә тәэсир итми һәм түләү исәпләүләренә төзәтмә дә керттерә алмый.

Хисапланган сумма буенча сорауларыгыз булса, беренче чиратта идарәче компаниягә яки Торак милекчеләре ширкәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Нәкъ менә идарәче оешмалар Бөгелмәдәге күп фатирлы йортларның күбесендә коммуналь хезмәтләрне башкаручылар булып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса