Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан китте
Гадел Галиуллинның үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы карарын Бөгелмә районы советы һәм Шәһәр советының уртак утырышында хупладылар.
Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Гадел Галиуллин вәкаләтләрен туктатты. Бөгелмә районы советы һәм Шәһәр советының уртак утырышында район башлыгы эшчәнлеген вакытыннан алда туктату турындагы карарны хупладылар.
Утырышны район башлыгы Линар Закиров алып барды.
Гадел Галиуллин әлеге вазифада биш елдан артык эшләде. Башкарма комитетта эшләгәнче, ул Казанда Урман хуҗалыгы министры ярдәмчесе һәм ТР икътисад һәм сәнәгать министрлыгында эшләрне оештыру идарәсе башлыгы булып эшләде.
Җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәте өчен Гадел Галиуллинга Бөгелмә районы Башлыгының Рәхмәт хаты, шулай ук ТР Муниципаль берәмлекләр Советы исеменнән бүләк тапшырдылар.
Линар Закиров Гадел Рөстәм улына уртак эш өчен рәхмәт белдерде, уңышлар һәм киләчәктә һөнәри үсеш теләде.
Бүгенге көндә Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын биләүгә конкурс игълан ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа