Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районы авыл клубларында Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган чаралар уза

Ел саен 6 ноябрьдә безнең республикада Конституция көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата алдыннан Бөгелмә районының авыл клуб оешмаларында төрле форматтагы чаралар уза.

Берёзовка мәдәният йортында – “Конституция – закон, без барыбыз да аның буенча яшибез” дигән танып-белү викторинасы, Восточный мәдәният йортында – “Бердәмлек хороводы” акциясе, Карабаш мәдәният йортында – “Татарстан Республикасының Төп законы” дигән хокук сәгате, Татар Димскәе мәдәният йортында “Минем Татарстаным” тематик сәгате, Ростов мәдәният йортында “Ватаным минем” дигән темага рәсем конкурсы узды, Соколка мәдәният йортында “Татарстан Республикасы Конституциясен бел” акциясе барышында мәгълүмати буклетлар таратылды. Чараларда катнашучылар Конституцияне кабул итү тарихы, аның структурасы, гражданнарның төп хокуклары һәм бурычлары турында һәм башкалар турында мәгълүматлар белделәр.

Авторы Оксана Садыйкова

Ольга Солтанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса