Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә районы авыл хуҗалыгы уңышы...

Бөгелмә районында 96 мең гектар җир авыл хуҗалыгы өчен кулланыла. Аларның 70 меңе чәчүлек мәйданы.

Бөгелмә кырларыннан елына чама белән 130 мең тонна бөртекле культура җыеп алына. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитештерелгән продукциянең тулай әйләнеше 1,5 миллиард сум тәшкил итә.

- Сөт һәм ит җитештерү өлкәсендә башка районнардан бераз калышабыз. Без озак вакыт районда авыл хуҗалыгы үстерүдә яңа алымнар кулланучы эре предприятие, инвесторлар эзләдек. Бу эш юкка булмады. Яз көне «ЭкоНива» компанияләр төркеме президенты Штефан Дюрр белән килешү төзедек. Әлеге компания Бөгелмә районында 2 800 баш мал өчен исәпләнгән 3 терлек комплексы төзиячәк, – дип хәбәр итте Линар Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса