Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районы авыл җирлекләре башлыкларына яңа автомобиль ачкычларын тапшырдылар

Березовка һәм Акбаш авыл җирлекләрендә яңа хезмәт автомобильләре барлыкка киләчәк.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың авыл җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләре җитәкчеләренә яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды. Чара Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды.

Муниципаль берәмлекләр вәкилләре барлыгы 100 яңа хезмәт автомобиле алды: 93 «Лада Нива» машинасы һәм 7 «Форд Транзит» микроавтобусы.

Хезмәт автомобильләрен Бөгелмә районының Березовка һәм Акбаш авыл җирлекләре башлыкларына тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса