Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районы активистлары табибларга һәм шәфкать туташларына татлы бүләк – зур тортлар бүләк иттеләр

#СпасибоВрачам партия акциясе кысаларында – Яңа ел төнендә «кызыл зона»да кизү торырга туры килгән табиблар һәм шәфкать туташлары өчен махсус.

Партиянең Бөгелмә җирле бүлеге вәкилләре, партиянең җирле бүлеге сәркатибе урынбасарлары Ирина Белова һәм Әнвәр Әхмәдиев провизор госпиталь, инфекция бүлеге һәм ашыгыч ярдәм табибларына һәм шәфкать туташларына татлы бүләк – зур тортлар алып килделәр. #СпасибоВрачам партия акциясе кысаларында Яңа ел төнендә «кызыл зона»да кизү торырга туры килгән табиблар һәм шәфкать туташлары өчен махсус.

«Бәйрәм барысына да кирәк. Коронавирус инфекциясе безне көн саен гомерләрне коткаручыларның кадерен белергә өйрәтте», – дип сөйләде Әнвәр Әхмәдиев.

Хастаханәнең баш табибы Александр Иванов билгеләп үткәнчә, табиблар өчен теләсә нинди ярдәм бик мөһим. «Пациентлар белән эш кимемәде. Һәм хастаханәнең барлык персоналына һәм пациентларга безнең турыда кайгыртуларын, кәефне күтәрүләрен һәм ярдәм итүләрен тою бик күңелле», – дип билгеләде ул.

Татарстанда 25 декабрьдә «Яңа ел белән, ветеран!» акциясе старт алды. Аны уздыру вакытында депутатлар – «Бердәм Россия» партиясенең депутат берләшмәләре әгъзалары шәһәр, Карабаш бистәсе һәм авыл җирлекләре Советларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына азык-төлек җыелмалары тапшырдылар. Аларны Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар!

Әнвәр Әхмәдиев«Бердәм Россия» партиясенең Бөгелмә бүлеге башкарма секретаре

Фото – Динар Хәбиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса