Бөгелмә район хастаханәсендә узган атнадагы статистиканы сөйләделәр
Ашыгыч ярдәм табиблары ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр.
Узган атнада, 16 ноябрьдән башлап 22сенә кадәр, Бөгелмәнең ашыгыч ярдәм табиблары кешеләрне коткарырга 680 мәртәбә чыктылар, шул исәптән 62 тапкыр – балалар янына. Бу хакта Бөгелмә район үзәк хастаханәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
300 тапкыр авыруларны кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен урынга илтеп куярга туры килгән. Шуларның 40ы – бәхетсезлек очраклары аркасында, шул исәптән 6сы – балалар катнашында.
1 юл-транспорт һәлакәтендә 1 кеше зыян күрде. Ул Бөгелмә хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә китерелде.
Җәмәгать урыннарына ашыгыч медицина ярдәме бригадасы 19 тапкыр барган, шуларның икесе – балалар катнашында булган очраклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа