Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә район үзәк хастаханәсендә 2020 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар

Александр Иванов 2021 елга төп стратегик бурычларны яңгыратты һәм барлык коллективка узган елдагы нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Бөгелмәдә район сәламәтлек саклау советының йомгаклау хисап утырышы узды. Очрашу барышында «Бөгелмә Район үзәк хастаханәсе» Дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасының («Бөгелмә РҮХ» ДАССОның) 2020 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2021 елга төп бурычлар билгеләнде.

Киңәшмәдә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров катнаштылар.

Баш табиб Александр Иванов үз докладында райондагы медицина хезмәтенең 2021 елга төп эш юнәлешләре һәм бурычлары буенча эш йомгакларын тәкъдим итте.

Ул билгеләп үткәнчә, “COVID-19” пандемиясе оешманың барлык структур бүлекчәләре эшенә сизелерлек үзгәрешләр кертән. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән кыска вакыт эчендә яңа коронавирус йогышы булган пациентларга махсус медицина ярдәме күрсәтү буенча вакытлыча йогышлы авырулар госпитале эшли башлады. Бөтен вакыт эчендә хастаханәдән тыш пневмония диагнозы белән районның 2 396 кешесе дәваланды, шуларның 1 097 се – «ковид госпитале» шартларында.

Авыр эпидемиологик хәл сәбәпле, ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә йөкләнеш сизелерлек артты. Пациентка вакытында барып җитү күрсәткече 95,46% тәшкил итте.

2021 елда «Бөгелмә РҮХ» ДАССОсы «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын тормышка ашыруда актив катнашачак.

Төбәк проекты кысаларында, 2020 елның мартында Ключи авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. 2020 ел ахырына Победа бистәсендә ФАП төзелеп бетте. 2021 елда Наратлы авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше планлаштырылган.

2020 елда йогышлы авырулар бүлеген капиталь ремонтлау тәмамланды. 2021 елда балалар хастаханәсе һәм сырхауханәнең стационарын, шулай ук стоматология бүлеген капиталь ремонтлау планлаштырылган.

Александр Иванов 2021 елга төп стратегик бурычларны яңгыратты һәм барлык коллективка узган елдагы нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә мэры Линар Закировка COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чараларын тормышка ашыруга зур өлеш керткән өчен ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков имзалаган Рәхмәт хаты тапшырылды.

Балалар хастаханәсенең табиб-неврологы Нэля Лотфуллина, Бөгелмә РҮХнең шәфкать туташы Резеда Гәрәйшина ТР сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары поликлиниканың гомуми практика табибы Дамир Гомәровка, мәгълүмати технологияләр бүлеге башлыгы Евгений Князькинга тапшырылды. Бөгелмә муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатларына йогышлы авырулар бүлеге җыештыручысы Ирина Игнатьева, ашыгыч медицина ярдәме станциясе шоферы Анатолий Ильин лаек булдылар. «Бөгелмә РҮХ» ДАССОның Мактау грамотасы белән шәфкать туташы Солтания Вилданова билгеләнде. Сәламәтлек саклау ветераны Вилия Фазлыева кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.

Киңәшмә ахырында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов «Бөгелмә РҮХ» ДАССОның эшенә уңай бәя бирде, барлык хезмәткәрләргә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
,