Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

“Бөгелмә район үзәк хастаханәсе” дәүләт автономсәламәтлек саклау оешмасы баш табибы Рим Әмиров бөгелмәлеләрне ТАССРның 100 еллыгы белән котлады

Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Сезне чын күңелдән республикабызның бер гасырлык юбилее белән котлыйм!

Нәкъ 100 ел элек Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы Автономияле Татар Социалистик Республикасын игълан ите турында декрет чыгара. Бу тарихи вакыйга Татарстан территориясендә яшәүче барлык халыклар язмышында зур роль уйнады, милли мәдәният һәм төбәк икътисады үсешенә хезмәт итте.

Туган як үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертеп, бөгелмәлеләр үзләренең авыллары, шәһәре, районы һәм республика тарихын язуда нәкъ менә үзләре катнашу белән горурлана алалар. Без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, үткәннәрне онытмыйбыз, безнең хыяллар, планнар һәм өметләребез алар белән бәйле..

         Барыгызны да ТАССР оешуның 100 еллыгы белән котлыйм! Бу истәлекле көндә һәркемгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм Ватаныбызның чәчәк атуы хакына алга карап эш итәр өчен аеруча кирәк булган күңел күтәренкелеге, дәрт-дәрман телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса