Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә полициясе дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлекләре турында искә төшерә.

Бөгелмә шәһәр-район эчке эшләр бүлеге халыкка дәүләт хезмәтләреннән электрон рәвештә файдаланырга киңәш итә.

Дәүләт хезмәтләрен алу срокларын кыскарту һәм тәртибен гадиләштерү максатларында (Россия Федерациясе, чит ил паспортларын рәсмиләштерү, теркәү учеты, адреслы-белешмә мәгълүмат алу) дәүләт хезмәтләрен алу өчен кешеләргә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша мөрәҗәгать итәргә киңәш итә (gosuslugi.ru).

Бердәм портал аша гариза бирү шактый гадиләштерелде һәм гариза бирүченең   кагыйдә буларак, Интернет челтәренә керү мөмкинлеге булган өй компьютеры аша дистанцион рәвештә гамәлгә ашырыла. Моның өчен Порталда кулланучы сыйфатында теркәлергә һәм “шәхси кабинет” булдырырга гына кирәк. Мөрәҗәгать итүче барлык пунктларны да тутыра һәм куелган сорауларга җавап бирә, аннан соң электрон рәвештә гариза җибәрә.

Бердәм портал аша гариза бирү бәхәссез өстенлекләргә ия. Портал сайты тәүлек буе эшли, бу кулланучыга электрон гаризаны аның өчен теләсә кайсы вакытта җибәрү мөмкинлеген тәэмин итә. Бүлекчәнең вәкаләтле хезмәткәреннән үзенең “шәхси кабинетына” электрон хәбәрләр алгач, гариза бирүче үз документларын узуның барлык этаплары турында хәбәр итә.

Моннан тыш, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша кайбер хезмәтләр өчен дәүләт пошлинасы түләгәндә 30 процентлы ташлама алу мөмкинлеге бирелә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса