Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә полиция хезмәткәрләре укучыларның әти-әниләре белән очрашты

Карабаш 2нче урта мәктәбендә укытучылар, күзәтсезлекне профилактикалау системасы һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү службасывәкилләре, Бөгелмә полиция хезмәткәрләре укучыларның әти-әниләре белән очрашты.

Әти-әниләрнең балаларны тәрбияләүдә юридик җаваплылык мәсьәләләре буенча хокукый ягын арттыру һәм яшьләр арасындагы экстремизмны профилактикалау, аларның экстремистик күренешләрне вакытында күреп алырга өйрәтү.

Хокук сакчылары тарафыннан мондый очрашулар даими башкарыла. Балигъ булмаганнар эше бүлеге хезмәткәрләре әти-әниләрне үз вазифаларын тиешле дәрәҗәдә башкармаган өчен, балага карата хокуксыз гамәлләр кылу нинди административ һәм җинаять җаваплылыгы каралганлыгы белән таныштырдылар.

Әти-әниләрне балаларының исерткеч, “тилерткеч” матдәләр куллануына, тәмәке тартуына, сөйләмендә начар сүзләр булуына аеруча игътибарлы булырга өндәделәр.

Полиция хезмәткәрләре җыелышта катнашучыларга экстремистик оешмалар, дөньяда булган террорчылык актлары, террорчыларның яшьләр арасында алып барган агитацияләре турында сөйләделәр.

Интернет белән дә сак булырга киңәш иттеләр. Үзләре турында куелган мәгълүмат белән дә сак эш итәргә кирәклеген искәрттеләр.

 

Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса