Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә полиция хезмәткәре «За смелость во имя спасения» медале белән бүләкләнде

Игорь Малыхинга медальне Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында 2020 ел нәтиҗәләре буенча коллегия утырышында тапшырдылар.

Эчке эшләр министры Артем Хохорин Бөгелмә районы эчке эшләр бүлегенең кече сержанты Игорь Малыхинга Россия Эчке эшләр министрлыгының «За смелость во имя спасения» медален тапшырды. 2020 елның 4 гыйнварында ул әле полиция стажеры була. Тәүлек буе кизү торганнан соң, өенә кайтып барганда А. Малыхин бер шәхси йортның форточкасыннан ургылып чыккан төтенне күреп ала.

Игорь шунда ук йорт янына йөгереп бара һәм ярдәмгә чакырган тавыш ишетә. Ул ялкынның инде түбәне колачлап алганын күрә, янгын сүндерүчеләрне чакыртырга вакыт булмавын аңлый. Өй эченә кергәч, Малыхин идәндә яткан ярдәмгә мохтаҗ хуҗаны күреп ала, аны дөрләп янучы йорттан алып чыга һәм шуннан соң янгын сүндерүчеләрне чакырта.

Йорт тулысынча янып бетә, ә аның хуҗасы хастаханәгә салына.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса