Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә полиция бүлеге хезмәткәрләре балаларга Яңа ел бәйрәме үткәрделәр

Яңгыравыклы музыка, бәйрәм бизәлеше барлык катнашучыларга яхшы кәеф һәм күңел ачу диңгезе бүләк итте.

Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан һәм «Полиция Кыш Бабае» Бөтенроссия акциясе кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге хезмәткәрләре балалары өчен Техника йортында Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында бәйрәм үткәрелде. Яңгыравыклы музыка, бәйрәм бизәлеше барлык катнашучыларга яхшы кәеф һәм күңел ачу диңгезе бүләк итте.

Башта грамоталы актерлык уены барлык катнашучыларны «Алисә өчен Яңа ел могҗизалары» исемле балалар әкиятенә төшерде. Аннан биюләр һәм әйлән-бәйләннәр булды.

Әлбәттә,яңа елның төп атрибуты – урман чибәре – чыршы турында да онытмаганнар.

Бәйрәм Кыш бабайның барлык балаларга һәм аларның әти-әниләренә яхшы теләкләр белән, Яңа ел бәйрәмнәрен күңелле һәм кызыклы итеп каршылау белән тәмамланды.

Яңа ел бәйрәме истәлегенә якты Фоторәсемнәр, онытылмас тәэсирләр һәм бәйрәм кәефе калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса