Бөгелмә полицейскийлары даими рәвештә битлекләрне тикшерү рейдлары үткәрәләр
Тикшерүләр җәмәгать транспортында, шул исәптән таксида, шулай ук сәүдә объектларында оештырыла.
Татарстан полициясе хезмәткәрләре даими рәвештә җәмәгать транспортында, шул исәптән таксида битлек кию, шулай ук гражданнарның, сулыш органнарын шәхси саклану чараларын (битлекләр, респираторлар) кулланмыйча, сәүдә объектларында булу режимын бозуларны ачыклау буенча рейдлар үткәрә.
Исегезгә төшерәбез, “битлек” режимны бозган өчен 1 меңнән алып 30 мең сумга кадәр штраф каралган. Вазыйфаи затка –10 меңнән 50 мең сумга, юридик затларга 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салына.
Административ хокук бозуны кабатлау гражданнарга – 15 – 50 мең, вазыйфаи затларга – 300 – 500 мең, юридик затларга 500 меңнән 1 млн сумга кадәр штраф салуга китерә.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы чит илләрдән һава транспорты белән килүче гражданнарга өч календарь көн эчендә COVID-19 лаборатория тикшерүе узарга кирәклеге турында хәбәр итә.
Россия Федерациясе Баш дәүләт санитар табибының 2020 елның 27 июлендә чыгарган 22нче карары нигезендә, Россиядән читкә очучы гражданнарга дәүләт хезмәтләренең www.gosuslugi.ru бердәм порталында теркәлергә, электрон анкета (www.gosuslugi.ru/394604) тутырырга кирәк. Чит илдән килгән (кайткан) көннән өч календарь көн эчендә ПЦР методы белән COVID-19 лаборатория тикшеренүе узу һәм тиешле форманы тутырып, тикшеренү нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштыру таләп ителә (www.gosuslugi.ru/400705/!).
Тикшеренү нәтиҗәсен алганчы, гражданнар яшәү (тору) урыны буенча үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә тиеш. Әлеге таләпләрне үтәмәгән очракта, РФ Администртив хокук бозулар кодексының 6.3нче маддәсенең 2нче өлеше буенча административ җаваплылык карала. Әлеге маддә санкциясе административ штраф салуны күздә тота:
- гражданнарга – 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр;
- вазыйфаи затларга – 50 мең сумнан 150 мең сумга кадәр;
– юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручы затларга – 50-150 мең сум яки эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр административ туктатып тору;
- юридик затларга – 200-500 мең сум штраф яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа