Бөгелмә пенсия фонды хәбәр итә
Зур суммалар түләмәс өчен керемнәрегез турында хисап тотарга онытмагыз! РФ Пенсия фондының Бөгелмә шәһәре һәм районы идарәсе исегезгә төшерә: узган ел өчен гомуми керемнәре 300 000 сумнан артып киткән шәхси эшмәкәрләр, адвокатлар, нотариуслар 31 марттан да соңга калмыйча артып киткән керемнәренең 1 проценты күләмендә взнос күчерергә тиешләр. Салым түләүче эшчәнлегенең...
Зур суммалар түләмәс өчен керемнәрегез турында хисап тотарга онытмагыз!
РФ Пенсия фондының Бөгелмә шәһәре һәм районы идарәсе исегезгә төшерә: узган ел өчен гомуми керемнәре 300 000 сумнан артып киткән шәхси эшмәкәрләр, адвокатлар, нотариуслар 31 марттан да соңга калмыйча артып киткән керемнәренең 1 проценты күләмендә взнос күчерергә тиешләр.
Салым түләүче эшчәнлегенең кереме турындагы мәгълүматлар салым органнары тарафыннан РФ Пенсия фондына тапшырыла. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: салым декларациясе һәм салым органнары тарафыннан Пенсия фондына бирелгән мәгълүматларда керем турында данныйлар булмаган очракта, Пенсия фонды хезмәткәрләре, закончалыкларга яраклы рәвештә, взносларны максималь күләмдә - 148 886,4 сум күләмендә алырга мәҗбүр булачаклар.
Иминият взнослары эшчәнлекнең бөтен чоры өчен - шәхси эшмәкәр булып теркәлгән датадан алып, теркәлү органында хисаптан төшкән көнгә кадәр
чор өчен түләнә. Әгәр эшмәкәрнең үз статуын югалту мизгеленә взнослар буенча бурычы калган икән, закон буенча Пенсия фонды әлеге бурычны суд аша алырга хокуклы.
Исегезгә төшерәбез: 2016 елдан башлап, теркәлгән түләүне (фиксированный платеж) башкару өчен бюджет классификациясе кодлары үзгәрде. Реквизитлары турында түбәндәге адрес белән РФ Пенсия фонды идарәсендә белешергә була: Бөгелмә шәһәре, Воровский урамы, 43 нче йорт, 7 нче кабинет (сайт: www.pfrrt.ru). Белешмәләр өчен телефон: 3-86-09.
Т. ШӘЙМАРДАНОВА,
РФ Пенсия фонды Бөгелмә шәһәре һәм районы идарәсенең
АСВ, ВС һәм ВЗ бүлеге начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа